Архив записей за месяц: Июнь 2011

vtoraya-jizn-futbolkiЯраткан футболкагызга юып та бетерелмәслек тап тидеме? Әллә ертылып ук киткәнме ул? Бер дә борчылмагыз! Аннан менә дигән җәйге аксессуар ясыйбыз хәзер!

Футболка җиңнәренең астыннан кисеп алабыз. Бер яннан кисеп җибәреп, тукыманы җәеп салабыз.

Футболканың эшкәртелгән аскы өлешен өскә әйләндереп куябыз да, аңа таба “токмач” кисә башлыйбыз (ахырына кадәр кисеп бетермибез!) Башта икенче очына кадәр 1,5 см калдырып кисәбез, аннары – 2 см, бераздан 3 см калдырып турыйбыз. Икенче якка килеп җиткәндә дә шулай эшлибез. “Токмач” киңлеге 1,2-1,5 см булсын. Хәзер тасмаларны бераз тартып җибәрәбез – алар, бөтерелеп, көпшә формасын алыр.

Шарф – әзер!

фото: Г. Хафизов.

Сәхифә: Кул эшләрем    Тамгалар:

s-dimoy

Туй күңелле узды. Фотода без кеше биегәндә Казансу буе белән хозурланабыз 🙂

 

Сәхифә: Көндәлек

Календарь

Июнь 2011
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
 12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
27282930  

Сандык