СӨМБЕЛ ГАФФАРОВАНЫҢ ТОРМЫШ КАГЫЙДӘЛӘРЕ
Әти-әниең танылган кешеләр булу барыбер ниндидер ишекләрне ача ул.Син үзгә бер мохиттә, исемнәре билгеле кешеләр даирәсендә яшисең. Әнием тарихчы-галимә Фәридә Гаффарова мине журналистлар, галимнәр дөньясына кертеп җибәрде. Әти иҗатка якынайтты, әтигә карап яза башладым. Заманында, ышанмыйча: «Әтисе язып биргәндер», – дигәннәрен ишеткән бар иде. Кайчандыр миңа «Әхәт Гаффар кызы» дип караган булсалар, хәзер әтигә «Сөмбел Гаффарова әтисе» диләр икән.
12 яшьләремдә әти миңа язучы Гариф Ахуновлардан ак песи алып кайтты. Танылган язучы белән шулай «туганлаштык». Шигырь бәйрәменең берсендә язучы-шагыйрьләр имзалары куелган зур агач каләм бүләк иттеләр. Автографлы китаплар… Танылган шәхесләр белән бергә төшкән фотолар… Миңа 7-8 яшьләрдә гаиләбез белән Латвиядә, язучыларның Дубулты иҗат йортында ял иткән идек. Бөтен Советлар Союзыннан ялга килгән язучылар, аларның балалары белән аралашып йөрүләр… Соңыннан Якутск, Ташкент, Мәскәү кызлары белән хатлар алыштык. Ул аралашулар офыкларымны киңәйтте. Атаклы Ш. Мәрҗани исемендәге татар гимназиясе, «Сәләт» оешмасы, мәктәптә укыганда ук «Ялкын» журналында эшләвем, университетта укыган еллар, Төркиядә белем эстәүләр, шушы «багаж» белән «Сөембикә» редациясенә килүем… Болар барысы да язмышыма зур йогынты ясады.
Янгын сүндерүче, детектив, тележурналист, җырчы, тагын әллә кемнәр булырга хыялландым. Актриса булырга хыялланмаган кыз юктыр да ул!.. Драматургиягә кереп китүем боларның барысына да якынайтты – персонажларың аша теләсә кем була аласың.
Тулысы белән укырга
Яңа фикерләр