
«Алканат» төркеме үзенең альбомын озак көттерде. Тыңлап чыккач, шуны аңлыйсың, төркем һәр җырын ювелирларча шомарткан икән. Биредә һәр музыкаль юл уйланылган, әле һәр юлның берничә варианты булганына ышанам – шулардан да сайлаганнардыр әле! Альбомның һәр җырын тыңлап узыйк әле – һәр җыр турында кыскача әйтеп узасы килә.
Альбомны ачып җибәргән «Ал канат» композициясе төркемнең визит карточкасына әверелгән. Җырга яңа сулыш өрелгәң – скрипка ярсуы, Артур Исламов тавышын яңача борып җибәрүләре, Рушан Шәйбәковның искиткеч бэк-вокалы – барысы да фанатлары ятлап бетергән җырны яңадан ачып җибәрә.
«Язмыш» җыры – зур сюрприз булды. Аны Салават абый Фәтхетдинов җырлый! Текст авторы Илназ Гәрәев язмыш турында уйлана. Гади тема – һәрберебез моның хакта уйлана. Әмма Илназ фәлсәфилеккә бармак белән төртмичә, сурәтләр таба алды – иске фотографиядәге яшь әнисе янында басып торган малай елмаюы. Бу сурәт шәхсән минем йөрәгемне кысты – барыбызның андый фотоларыбыз бар. Татарның баяны, курае гына түгел, электрогитара ярсуы да сызландыра ала икән! Салават абый, юк вакытын бар итеп, әлеге проектка рәхәтләнеп кушылгандыр. Җыр ахырында Салават Фәтхетдиновның тыныч, моңсу тавышына Артурның дәрте, әле язмышның ни икәнен аңлап бетермәгәнлеге кушыла. Бу ике төрле темперамент җырга мәгънә өсти генә. Елмайтты – композициядә «Алканат»ның башка җырыннан цитата да бар.
Тулысы белән укырга
Яңа фикерләр