scale_1200

Марк Ротконың “Сәрләүхәсез № 11” картинасы экспертлар тарафыннан 25-35 миллионга бәяләнгән. Доллар! Шушындый кыйммәт картинага исем куеп булгандыр бит инде? Аның картинасына да күп кенә сорау бар. Төсләрдән генә тора ул картина. Әле асылын аңлатучы исеме дә булмасын!

Әлбәттә, Марк Ротко гына картинасына исем куймавы белән аерылып тормый. Аннан башка рәссамнар да картиналарына атама бирү яклы түгел. Нишләпме? Баксаң, болар моны картинаны үзлегенең бәясен төшермәү өчен ясыйлар икән. Исем булмагач тамашачы картинага… чиста хәлендә карый сыман. Картина табигать белән кушыла. Мисал өчен, диңгез. Аңа диңгез булу өчен “диңгез” дип аталуы кирәкми. Ул аннан башка да яши. Шекспирда да: «Роза гөленнән роза хуш исе килә. Роза дип атыйсыңмы син аны, юкмы” (минем тәрҗемә шушылай гына инде, гафу.) Кызык, әйеме?

Марк Ротко үзенең “Сәрләүхәсез № 11” картинасы хакында шулайрак әйтә: «Тамашачы картинама аркасы белән борылганда, аның бар булуын хис итүен дәвам итүләрен телим».
Картинаның исеме булганда тамашачы аның турында уйлый. Ә исеме булмаганда? Кеше аны җаны белән кабул итә башлый икән.

Тулысы белән укырга

Сәхифә: Мәкаләләр

5nMtdJ2gpVQ

Кызым “өчле” алып кайтты! Югыйсә ныклап өйрәнгән иде бит дәресен!

Суфия уку елы башлангач ук сорады: “Начар билгеләр өчен әрләрсеңме?” дип сорады. Мин: “Юк, ачуланмам. Күңелсезләнермен генә”, – дидем.
Сүздә торам. “Бик яхшы әзерләнгән булса да,сүз диктантыннан, “өчле” билгесен алып кайтты. Аһ-ваһ килеп гөрләштек, ничек шулай килеп чыккан – аңлаштык, нәтиҗә чыгардык, кочаклаштык-үбештек, тәмләп чәй эчтек.

Әни – ул ярату, кабул итү, бала яклы булу. Мәктәп, тормыш, дуслар баланы “кыйнар” әле, анысыз буламыни?
Тормышта ниләр булмас! Авыр чакта, мин ачуланырмын, аңламам дип курыкмасын! Миңа килсен! Ә моның өчен әни кешегә нык тырышырга кирәк шул.

Көч һәм сабырлык бир шундый Әни булырга.

Сез начар билгеләр өчен ачуланасызмы?

Сәхифә: Мәкаләләр

Y4rGyMAyYMg

Бала тәрбияләүдә психологлар киңәшләренә колак салучан мин. Аларны тыңлагач, тормыш җайлырак бара кебек безнең.
Әмма дә ләкин, безнең олы кыз Суфияны психологлар алымнарын еш кына ботарлап ата.

Кечкенә чакта әниемнең миңа күзен ялтыратып-зурайтып алуы була – минем инде йөрәк тезгә төшеп китә, шундук эшләгәнемнән тукталып кала идем. Баксаң, бүгенге көндә бу алымны психологлар да хуплап, әниләргә куллану өчен тәкъдим итә!

Мин балачак тәҗрибәмне истә тотып, Суфияга аңа бер 3 яшьләр булганда күземне үтемле итеп зурайтып карый идем. Суфия да ялгыш эш эшләгәнен аңлап ала иде.
Тулысы белән укырга

Сәхифә: Мәкаләләр

Юк!

3/11/2020

S_p25lEnVNk

Психологлар балага “Юк!” дидегез икән, инде артка юл юк. Юк икән, юк. Юк дигәч, янәсе аннары рөхсәт итәсез икән, бала сезнең “югыгызга” игътибар итми аннары.

Суфия белән ничегрәк? Ул бер “Юк” дигәч, ялынып ала. Кабат-кабат сорый… Мин сүземдә торам, “Юк, булды”,- дип. Инде дә бераздан, кайберчакта берничә сәгатьтән кабат килеп сорый, вариантлар тәкъдим итә – син рөхсәт итсәң, тегеләйрәк эшлим, болайрак булыр, дип мине үгетли. (Кайбер очракта бик каты елап җибәрә, йөзенә фаҗига бәрелеп чыга.)
Әле туганнарын өйрәткәнен ишеттем: “Ничек инде, әниең рөхсәт итми? Тукран кебек тюк-тюк ит! Һичьюгы ела!” Менә сиңа!

Шунда инде мин рөхсәт итәм…
Ни өчен? Бала максатына ирешергә өйрәнә. Бик тели икән, ул теләлгәненә ирешергә тырыша. Өлкән кеше булса, без аны “максатына ирешүчән” дип атыйбыз түгелме?

Үскәч, катгый “юк!” ишетүгә тукталып калмасын! Ишеккә кертмәсәләр, тәрәзәдән керсен!

Сез ничек уйлыйсыз, бу баланың минем белән манипуляцияләвеме? Яки холкымы?

Сез “Юк” дигәч, сүзегездә торасызмы?

Сәхифә: Мәкаләләр

Календарь

Апрель 2024
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930  

Сандык