Ләйсәннең могҗизалы фантазиясе
[singlepic id=448 w=320 h=240 float=]
Күптән түгел Интернетта Ләйсән Мәрданшина блогына тап булдым. Татар милли орнаментлары кулланып мотивлар ясый ул. Ул мотивларын күреп шуның кадәр тәэсирләндем ки! Менә берничә көн очып йөрим сыман. Минем зәвыгыма туры килердәй әйбер таптым мин! Ләйсән мотивлары кулланып открыткалар да чыгарганнар. Барысын сатып алып кочаклап утырыр идем!
[singlepic id=438 w=320 h=240 float=]
“Сөембикә” журналы укучыларын Ләйсән һәм аның хезмәте белән таныштырырга телим. Җитәкчелек ни дияр. Әлегә Ләйсәннең блогы һәм искиткеч рәсемнәре белән танышыгыз:
Яңа фикерләр