Архив записей за месяц: Август 2009

vmeste

Тәэсирләр ташкыны:
Highway – шәһәр эчендә зур тизлектә бару өчен махсус шоссе – АКШның символы. Конкурентыңны узу. Беренче булу. Тиз-тиз-тиз! Америка тормышы, халык менталитетының ачык мисалы ул. Юллары шәп. Бер юнәлешле генә. Рульдә йоклап китеп, кырыйга каера башласаң, юлның махсус өслеге зәһәр селкетеп сине уятачак. Аннан – чисталык. Ник берәү җиргә кәгазь кисәге ташласын. Ник берсе кулына сыра тотып барсын. Ә табигате… Түбәләре карга төренгән таулар, кызыл балчыклы чүлләр, төбе ялтырап күренгән күлләр, йөз илле яшьлек кактуслар… Җәмәгать, шушы урында мине туктатырга кирәк, чөнки бу эзлексез фикерләр тезмәсенең озынгарак китүе бар. Әлегә мәкаләнең эпиграфына килеп җиттек:

Илне онытылмас итеп ил үзе түгел, ә
кешеләр ясый. (Дустым Гүзәл)

Америка Кушма Штатлары буйлап сәяхәт итү белән беркемне дә шаккатырып булмый хәзер. Бу ил турында күп сөйлиләр, язалар. Хис-кичерешләрем, очраткан кешеләр белән әңгәмәләр аша алган тәҗрибәм минем өчен күпкә мөһимрәк. Шулар белән уртаклашыйм.

Юта штаты. Солт-Лейк Сити.
Кушма Штатларга дус кызыбыз Әнисә чакыруы буенча килдек. (Аспирантураны шунда тәмамлагач, эше дә табылды үзенә.) Аның туенда – бер төстәге күлмәкләр кигән, бертөрле чәчәк бәйләме тоткан дус кызлары без булачакбыз. (Тиңе – татар егете Ришат Урмеев белән алар балачактан ук таныш, чын-чынлап табышу исә башка материкка киткәч кенә насыйп булган икән!) Татарча-американча-русча узган мәҗлесне америкалы дуслар үзләренчә бәяләде: ун баллы шкала белән исәпләгәндә – унике баллык итеп!
Тулысы белән укырга

Сәхифә: Мәкаләләр    Тамгалар:

Спасибо

9/08/2009

Demetr!
Спасибо за сайт.
Кофе?

coffee_03

Фал [этюд]

9/08/2009

Пастель

runa

Шәһәргә дошман төмәне бәреп кергәндә Багучы “Яудан исән калырбызмы?..” дигән сорауга җавап эзли башлый.
Быел да шәһәргә яу килде. Дошман төмәне ишектән генә атылган сыман урамнарга бәреп керде. Җил кылычын һәр тукталыш тартмасының калаена сыздыра барды – озын-озын итеп, буеннан-буена… Узып киткән һәр каенның толымнарын кылыч сабына урап рәхимсез тартты, кулына төшергән һәр йорт быргысында җиңү маршын сузды…
Яшел үлән арасыннан сары җепселләр яңа нәкыш чигеп чыкты. “Яу килә! Яу!” шамаилен миләш өтәләде…
Шәһәр ирнәвеннән – метро өненнән алып тугызынчы катларга тикле – сары чың белән тулды. Багучы килсен! Багучы! Шәһәр күшеккән кулларын бер-берсенә ышкыды. Сабыр гына көтте. Багучының бер руна чыгаруы җитә – сорауга җавап. Бер генә фал ачтырасы бар Шәһәрнең – “Түзелерме?..”

Озак көттермәде. Багучы төңгеренә бәреп, түгәрәк имәннең шөлдерләрен коеп шылтыратты. Шәһәр янә чыңга күмелде… руналар дөрес җавапны җиңел генә бирми – фал ачуның хикмәте бар.
Тулысы белән укырга

Сәхифә: Иҗат    Тамгалар:

Майлы буяулар

Салкын иртә. Бүген дә мин әле җылы бирелмәгән аш бүлмәсендә мичтән генә чыккан күмәч исен отып алдым… Ул хуш исне куып җибәрдем – шуның кадәр ашыгам – эшкә җыенам бит! Хуш ис исә, авыз чите белән елмаеп, нечкә тасма булып пәлтә итәгемә уралды – борынга кадәр чорналган шарф буйлап өскә йөгерде, күмәч булып түгәрәкләнеп тынды – аңа җылы, җылы, җылы…

OLYMPUS DIGITAL CAMERA Автобус тукталышына кадәр дөньядагы иң ләззәтле иртәнге аш – төрек күмәче – поача турында хыялланып бардым…
Сыр эчле поача күмәче, зәйтүнле поача күмәче, эчлексез поача күмәче… янында – бер, йә булмаса, ике кисәк шикәр белән баллатылган куе кояш төсендәге чәй… [singlepic id=3 w=320 h=240 float=right]Җылылык һәм бал җыйган пыяла җамаякка иреннәремне тидергәндә генә!… – чабышкы авытомобильнең әче тавышы мине Казан-Анкара рейсыннан алып калды…
Тулысы белән укырга

Сәхифә: Иҗат    Тамгалар:

Календарь

Август 2009
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
 12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
31  

Сандык