Архив записей за месяц: Февраль 2018

“Сөембикә” журналындагы коллегаларымның котлавы. Эльмира апа Закирова язды. Кеше аннан да яхшырак тоемлаучы бар микән?

7020_big_6831_big_IMG_3161

Сөмбел… Әллә нинди сөйкемле сөяге бар шуның! Дөньясын онытып көлүләре, бары сиңа гына туры килерлек матур сүзләрен табып эретүләре, җитди урыннарда  да гөнаһсыз сабый булып кала белүләре, бары Сөмбелчә генә күз кысып куюлары, «юк!» дигән сүзне кырт кистереп әйтә белүләре… беркемдә булмаган бижутерияләре, өстендәге күлмәгенә карап, әле зәңгәр томанга төренеп, әле пион чәчәге кебек балкулары… аһ, барысы да килешә! Иртән кофе пешерүендә дә, чит илләрдән (һәм Зәйдән дә!) кайтып кереп редакция ишегеннән атлап керешләрендә дә ниндидер сер бар аның! Сөмбелне яңача ачасыгыз килсә, Камал театрына барыгыз! Ул инде анда редакциядәге джинсылы үсмер кыз кебек түгел, ул –  алиһә! Киң итәкле бәйрәм күлмәге аны тагын затлырак күрсәтә. Ул үзе дә уңай персонаж кебек. Тамашачылар әллә каян танып сәламли үзен! (Сөмбел Гаффарованың «Килмешәк» драмасын күпләр яратып тамаша кылган дип беләбез…)

Кирәк чакта – тәвәккәл, кайчакларда – пошмас (вакыты белән хатын-кызга анысы да кирәк!), һәрвакыт – позитив, гадәттә – креатив… Кыскасы, безнең Сөмбел бу! Зыялы нәселнең затлы баласы! Белеп торыгыз: 5 февраль – Сөмбел көне! Әйдәгез, Туган көне белән котлыйк аны! Иҗатында – уңышлар, гаиләсендә – бәхет юлдаш булсын һәрчак!           

 
Сәхифә: Көндәлек

Календарь

Февраль 2018
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
 1234
567891011
12131415161718
19202122232425
262728  

Сандык